8-906 -033-55-88

Аш су рецептлары


Аш-су рецептлары - Татышлинский вестник (Татарская версия)

Чүлмәктә пешкән шулпалы аш

«Татар халык ашлары» китабыннан чүлмәктә пешкән шулпалы аш рецепты тәкъдим итәбез.

ЭЧӘК БӘЛЕШЕ ТӘМЛЕ ДӘ ФАЙДАЛЫ ДА

Эч-карында организм өчен файдалы да, хәтта зарур матдәләр дә гаять күп. Кайберәүләр эч-карынны  билдәмәдән дә файдалырак дип саный.

ОРГАНИЗМНЫ ЧИСТАРТУ ҺӘМ ЯБЫГУ ӨЧЕН САЛАТ РЕЦЕПТЫ

Әлеге рецепт буенча әзерләнгән салатны көненә 3 тапкыр ике көн рәттән ашасагыз, ашказаныгыз һәм эчәкләрегез бөтен кирәкмәгән шлаклардан чистарачак.

Чәй янына эремчекле синнабон рецепты

Синнабон тәмле, йомшак ризык. Эчлекләрен төрлечә ясарга була. Мин эремчекле эчлек һәм каймаклы крем сайладым.

Ничек казылык ясарга

Казылык, яңа суелган сыер яки атның корсак өлешеннән һәм башка сөяксез урынындагы итеннән ясала.  Ни өчен яңа суелган мал итеннән дисәгез, яңа суйган иткә тоз һәм борыч әйбәтрәк сеңә.

Яңа ел табынына кыздырылган каз

Бу рецепт буенча әзерләнгән кош ите телеңне йотарлык була.

Өч катлы пирог

Камыр  өчен:

2 стакан он,

 200 грамм май,

 су яки сөт - 100 мл,

 шикәр комы - 100 грамм,

  бер чеметем тоз һәм сода,

     Эчлек өчен:

 Күрәгә - 200 гр,

 Кара җимеш- 200 гр,

 Лимон - 2 данә (кечкенәләр),

Шикәр комы - 9  аш калагы

Бу салатны 2 көн ашасаң, 4 килога ябыгып була

“Себерке” дип исемләнгән  салатны диетологлар тәкъдим итте. Аны ашап, санаулы көннәрдә артык килолардан котылырга була.

Яңа ел табынын яңача әзерлик!

Өстәлдә томалап пешерелгән чебеш тә булсын.

15 минутта әзерләнә торган рулет

Ингредиентлар:

• 2 йомырка
• 1 ст. шикәр комы
• 1 ст. йогурт
• ванилин
• 1 бал калагы сода
• 1,5 ст. он
• джем яки баллы сөт (сгущенка)

Манник

Әлеге пирогны балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый, ә үзен әзерләүнең бер мәшәкате дә юк.

Тәмле итеп кәбестә тозлау рецепты

Кәбестәне вак итеп турап, кыргычтан уылган кишер һәм укроп салып 3 литрлы банкага тутырасы (артык тыгызлыйсы түгел).

Яшел помидор

Яшел помидорда витаминнар күп, калий, фосфор, цинк, селен бар. Аларны кыздырып та, салатларга кушып та була. Нәкъ яшел помидорлардан әзерләнә торган ризыклар да бар.

Ялларда кәбестә тозлагыз

Шимбә-якшәмбе көннәрен кышкылыкка әзерләнү өчен файдаланыгыз. Бакчада көзге эшләрне тәмамларга, кышкылыкка кәбестә тозларга да була. Җиңел генә рецептлар тәкъдим итәбез.

Кичтән тозлыйбыз, иртән ашыйбыз!

Кәбестәне мондый юл белән маринадлау, беренчедән, вакытны күп алмый. Икенчедән, ул бик тиз әзер була. Өченчедән, яратып ашала.

Йомырканы күпләп туңдырып куярга була

Кышын да камыр уңышлы килеп чыксын, дисәгез...
Яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне туңдыргычка салып, кышкылыкка әзерләүне һәркем белә. Шулай ук йомырканы да туңдырырга була

Иң тәмле "Солянка" рецепты

Якыннарыгызны салкын кыш көннәрендә иң тәмле солянка белән сыйлыйсыгыз килә икән, шушы рецептны кулланыгыз. Аны пешкән бәрәңге, карабодай, дөге ярмасы белән биреп була. Шулай ук, аш пешергәндә шулпага салсаң да ярый.

Шарлотка пешерү

Алманы әрәм-шәрәм итми аңардан күп төрле ризыклар әзерләргә мөмкин. Алар арасында иң җиңеле шарлотка пирогы пешерү

Телне йотарлык сумса

Шулкадәр тәмле сумса! Ммммм, телеңне йотарсың...

каты корттан котылу чарасы

Каты корт (проволочник) белән туфрак өстендә кар китүгә үк көрәшә башларга кирәк.
Корт күренгән урыннарга горчица сибегез. Гадәттә аны ¬сидерат буларак кулланалар, әмма бу очракта горчицадагы эфир майлары каты кортның личинкаларын куркыта.

tatvestnik-t.rbsmi.ru

Аш бүлмәсе

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм утыз минутка кабарырга калдырабыз.
500 г онга: ярты стакан сөт, бер йомырка, 50 г маргарин, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, бер аш кашыгы каймак, бер аш кашыгы шикәр комы, 10 г коры чүпрә, чама белән тоз.

Татарча пицца

Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез. Борыч, тоз сибәбез, аджика сөртәбез.
Суганны ярымбоҗралап турыйбыз – икенче кат итеп тезеп куябыз.
Өченче кат – ярымбоҗра итеп киселгән помидор. Кыярны юка гына итеп телемлибез дә дүртенче кат ясыйбыз. Майонез сылыйбыз.
Өчпочмак формасындагы сыр кисәген телемнәргә кисәбез һәм пиццаның өстен каплыйбыз. Сырга да майонез сылыйбыз. Тәмләткечләр сибәбез (әлеге очракта – киптерелгән петрушка, укроп, тавык ите өчен тәмләткечләр сиптек).
200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз.

1 Пицца өсте өчен: тавыкның ак ите, ике помидор, бер баш суган, 1-2 тозлы кыяр, аджика, майонез, 300 г сыр, тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч.

Фәния Гайнановадан рецепты

"Гөлтан" салаты

Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомырканы эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Кыярны – вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз.
Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз. Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез. Кыяр өстенә мул итеп укроп сибеп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз.
Салат өстен ярым боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бүдәнә йомыркалары белән бизибез.

Пешкән тавык түшегә: 5 йомырка, 300 г маринадлаган гөмбә, ярты баш суган, ике кыяр, 1 зур учма укроп, 5 аш кашыгы майонез.
Бизәү өчен: 5 бүдәнә йомыркасы, бер кызыл борыч, петрушка

Ләйсән Хәмитовадан рецепты

татар халык ашлары

watan.su

тәмле пешерергә өйрәтүче 6 татар блогеры

Хәзер аш-су рецептларын газета битләреннән карап, аерым дәфтәргә күчереп язарга һәм махсус китаплар сатып алырга кирәкми. Интернетны ачасың да, онлайн рецептлар карыйсың. “Интертат” хәбәрчесе иң тәмле пешерүче берничә татар фуд-блогерының эшчәнлегенә күзәтү ясады. Аларның блогларына меңнән артык кеше язылган. Пешергән ризыкларының фотоларына карасаң, авыздан сулар килә.

 

“Тәмле итеп пешерергә генә түгел, матур итеп фотосүрәткә дә төшерә белергә кирәк”

Эльмира Нигъмәтҗанова – Арча районы Печмәнтау авылында туып үскән, бүген гаиләсе белән Әтнә районында гомер итә. Аның elmira_nigmatzyanova88 аккаунтына 802 кеше теркәлгән.

- Үз туган телемдә, татар халкының милли ризыклары һәм башка рецептлар белән бүлешәм. Һәрбер эшемне “Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим” дип башлыйм. Мин аш-су остасы түгел, шулай да һәр әни, хатын-кыз буларак пешерергә яратам. Бәлкем кемдер минемчә эшләп карагач яхшырак дип табар, шуңа күрә рецептлар урнаштырам. Мин пешекче һөнәренә укымадым, кафе һәм рестораннарда да эшләмәдем. Соңгы арада мине пешекче булырга өндәп эшкә чакыручылар да булды, бу минем өчен бик зур бәя. Әле миңа аш-су остасы булганчы, өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Матур теләкләр язучылар бар, аларга зур рәхмәт.

Баштарак "нигә куям икән әлеге рецептларны?" дип үземне сүгә идем. “Пешереп карадык, тәмле булды”, - дигән кайтавазлар килә башлагач, күңел тагын да үсә һәм тырышуым бушка түгел икән дип куанам. Тәмле итеп пешерергә генә түгел, ә матур итеп фотосүрәткә дә төшерә белергә кирәк. Ашар алдыннан башта ризыкларым, фотосессия үтәләр, шулай тәмлерәк була. Төрле бәйгеләрдә катнашам, призлы урыннар да яулаганым булды. Татар ашлары халыкара федерациясе рәисе, милли кухня эксперты, ресторатор Резеда Хөсәенова оештырган марафонда финалга үттем (фотосүрәттә). “Әниемнән өйрәндем” дигән бәйгедә катнашып 2нче урын алдым. Май аенда белен пешереп #Делендры-блины дигән флешмобта катнаштым, шуның өчен Мальтадан матур открытка җибәрделәр. Акча өчен эшләмим. Дөнья мәшәкатен кырыйга куеп, тормыштан ямь табып булганны күрсәтергә телим. Сораучылар булса да, заказга эшләмим. Көнемне гаиләмә, кызыма багышлыйм, - дип сөйләде Эльмира Нигъмәтҗанова.

 

“Ике ел эчендә социаль челтәремә теркәлүчеләр саны 10000 якынлашты”

Венера Мәҗитова - Башкортстандагы “Кызыл таң” газетасының Илеш, Чакмагыш районнары буенча хәбәрче, Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан республикасының Массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге XX “Бәллүр каләм- Хрустальное перо” конкурсының “Туган тел” номинациясе җиңүчесе, “Өй ашлары”, “Хуҗабикә”, “Домашние рецепты” кебек популяр китаплар авторы. Блоггерлыкка кереп китүе 2 ел элек “Вконтакте” социаль челтәрендә башланган.

- Журналист буларак, миңа еш кына командировкаларга чыгарга, төрле урыннарда тукланырга туры килә. Әгәр дә ризык тәмле икән, мин аның рецептын ипләп кенә сорап алам һәм кайту белән үк пешереп карыйм. Әгәр ул ризык тәмле килеп чыкса, “Вконтакте” аша башкалар белән дә уртаклашам. 

Барысы да “ВК”га бер ризык фотосын һәм аның рецептын урнаштырудан башланды. Икенче көнне үк кемдер: “Мин дә пешереп карадым. Тәмле килеп чыкты бит бу! Булса, тагын шәп рецептларыңны эл әле”, - дип электрон хат юллады. Миңа шул сүз җитә калды. Мин, бик рәхәтләнеп, рецептларым белән уртаклаша башладым.

Бераздан: “Син бит гади генә итеп яза да беләсең. Бу рецептларыңны туплап, китап итеп чыгарсаң да була инде”, - дигән тәкъдимнәр килә башлады. Анысын да эшләдем: узган елның язында “Өй ашлары” дигән көндәлек рецептлардан торган китап чыгардым. Аның тәүге тиражы күз ачып йомган арада таралып бетте. Тагын чыгардым. Тагын, тагын. Берзаман бианалар: “Безнең киленнәребез татарча аңламый. Бу китапны рус телендә дә чыгарыгыз инде”, - дип яза башладылар. Анысын да чыгардым. Бу юлы инде китапны тагын да баетыбрак, яңа рецептлар белән тулыландырыбрак эшләдем. Шул арада хатын-кызлар өчен бик күп файдалы мәгълүмат тупланган “Хуҗабикә” китабын да әзерләп бетердем. Анысын да төрле буын хуҗабикәләре бик теләп алдылар. Дөресен әйтим, узган ел “Өй ашлары” китабын нәшриятка тапшырырга әзерләп утырганда мин аның бу кадәр үк популяр булырын хәтта күзалламаган да идем. Якташым, популяр язучы Марат Кәбиров бер очрашуда: “Бүгенге көндә ике популяр тема бар: берсе — ашау, берсе ябыгу”, — дигән иде. Ул хаклы булып чыкты. 

Әле дә яңа рецептлар җыям, Татарстан һәм Башкортстан китапханәләре буйлап озакламый турнега чыгарга уйлап торам, яңа проектлар өстендә дә эшлим. Бер сүз белән әйткәндә, заман белән бер сулышта яшәргә һәм эшләргә тырышам. 

Ике ел эчендә “Вконтакте”дагы язылучылар саны 10000 якынлашты. Белүегезчә, “Вк”да 10000нән артык кешене кушып булмый, шуңа мин әлеге көндә хатын-кызлар өчен “Чулпан. Гүзәл затлар өчен электрон журнал” дигән төркем булдырдым. Бу журнал да үз подписчикларын табар, анда теркәлүче гүзәл затлар рәхәтләнеп үз телендә аралашыр һәм үзенә кирәкле булган файдалы мәгълүматны шуннан эзләп табар, дип ышанам, - дип сөйләде Венера.

 

“Ирем чып-чын тәмлетамак”

Фәния Йосыпова фуд-блогерлык белән декрет ялында утырганда шөгыльләнә башлый. Һөнәре буенча ул – укытучы. Бүген аның рецептларын #рецептыотфании хештэгы белән эзләп табарга була, Инстаграмда ул “Рart of your life” (сезнең тормышыгызның бер өлеше) буларак теркәлгән. Бүген ул тәүге адымнарын ясап килүче аш-су блогеры.

- Пешерү эшенә кечкенәдән гашыйк дип алдыйсым килми. Үскәндә пешерүгә бик исем китми иде, шулай да баллы тәм-том һәм салатлар ясадым. Минем янәшәмдә һәрвакыт тәмле пешерүчеләр булды: әбием, әнием, апаларым. Пешерү серләренә мин алардан өйрәндем, һәрдаим зур кызыксыну белән күзәтә идем, күргәннәрне хәтер капчыгына сала бардым. Кияүгә чыккач пешерү ошап китте бит, чөнки ирем чып-чын тәмлетамак. Иремнең әнисе дә бик булган ханым, искиткеч тәмле пешерә. Шундый тәмле ашлар ашап үскән ир-атка пешерергә яратмаган хатын кирәкмәс иде. Ә тормышымның яңа этабы – әни булуым мине нык илһамландырып җибәрде. Яңа рецептлар табып, гел экспериментлар ясап өйдәгеләрне сыйлый башладым. Өйдәгеләр дә “нәрсә пешерсән дә ярый, пешер генә” дип торалар. Үзем десертлар пешерергә яратам, ирем ит ризыклары, әни яшелчәләр кергән ашларга өстенлек бирә, әти бар нәрсәне дә яратып ашый. Рецептларым бик күп, Инстаграмдагы сәхифәмә куеп барам. Рецептларны эчке сиземләүгә таянып сайлыйм, кайберләрен үзем үзгәртәм, - диде ул.

 

“Үз белгәннәреңне кешегә өйрәтү зур савап”

Балтач районында яшәүче Фирүзә Гатиятуллинаның Инстаграмында рецептларның иге-чиге юк. “Firjuzaza” дип исемләнгән битендә 1047 кеше теркәлгән. 27 яшьлек кыз фуд-блогерлык эше белән декрет ялында шөгыльләнә башлый, ләкин үзен блогер дип санамый. Һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы бүгенге көндә декрет ялында.

- Кечкенәдән пешерергә бик яратам. Хәзерге вакытта рецептларны әллә кайдан эзләп йөрисе юк, интернет челтәрен ачсаң – алар килә дә чыга. Шулай ук Инстаграм, Вконтакте челтәрендә дә үз аш-су блогларын алып баручылар, рецептлар белән уртаклашучы кызлар хәйран. Алардан да күп нәрсәгә өйрәнәсең. Мин дә үз Инстаграм аккаунтымда пешергән ризыкларым, рецептларым белән уртаклашып барырга тырышам. Әмма үземне аш-су блогеры дип саный алмыйм әлегә. Чөнки, беренчедән, блогер үз аккаунтында югары активлык алып барырга тиеш. Икенчедән, блогның үз стиле, төсе булырга тиеш. Фотосүрәтләрнең югары зәвык белән эшкәртелүе зарури, ә миндә ул бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә миңа өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Кечкенә бала булгач, болар өчен вакыт җитеп бетми. Ә пешеренүдән, яңа рецептар эзләнүдән мин кайчан да булса туктармын дип уйламыйм. Чөнки аш-су бүлмәсендә, газ миче янында мин ял итәм. Киләчәктә дә яңа рецептларым белән уртаклашып барачакмын. Чөнки үз белгәннәреңне кешегә өйрәтү зур савап, ди минем әнием.

 

“Җырчы Эльмира Гыйльфанова пешекчеләр өчен мини-блог булдырырга тели”

Татар эстрадасы йолдызлары арасында да социаль челтәргә аш-су рецептларын урнаштыручылар бар. Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айсылу Леронга тиңнәр юк. Җырчы Эльмира Гыйльфанова да үзенең Инстаграмында пешекчеләр өчен мини-блог булдырырга тели. Тамашачыларыннан киңәш сорап язган ул.

- Кечкенә чакта мин ашарга пешерү белән гомумән кызыксынмый идем. Күпләр бит кечкенәдән үк башлыйлар. Ә мин әни пешергәнгә куанып, әни сыйлаганга сөенеп кенә үстем. Әниемнең гап-гади комайклары да минем өчен шедееевр иде! (Ул хәзер дә шулай). Уйлый идем: ничек шулай оста, тәмле пешереп була икән? Әтигә ничек повезло инде, хатыны идеаль бит. Мин дә үскәч үземнең гаиләмне шулай сыйлый алырмын микән? Ә бит була икән. Өйрәнәм. Оста булмасам да, төрле ризыклар белән кызыксынам. Кайвакыт гади генә бәрәңге дә әллә нинди ресторан ризыгыннан да тәмле була кебек. 

Ни өчен башладым бу теманы? Бер көнне Рафил әйтә: "Матурым, әйдә кулинарный мини-блог башлап кара", ди. Мин әйтәм: "Кит инде, әллә нәрсә сөйләмә. Кеше көләр. Мин бит әллә нәрсәләр пешерә белмим. Илһам килгәндә генә". Ә сез ни диярсез? Башласам сезгә кызык булырмы? Әллә инде, юк , мондыйларны үзебез дә пешерә беләбез дисезме? – дип язган җырчы.

 

Инстаграмдагы язмалардан күренгәнчә, тамашачылар Эльмираның тәкъдимен хуплаган. Димәк, тагын бер фуд-блогер барлыкка киләчәк.

Җырчының пешергән тәм-томнарын ире Рафил Җәләлиевның аккаунтыннан күрергә була, ул аларны #хатыншундыйхатын хэштэгы белән урнаштыра.

 

“Элек ашарга пешерергә яратмый идем”

Кукмара районы Зур Сәрдек авылы кызы Гөлүсә Рәхмәтуллина да тәмле пешерергә өйрәтә.

Бүген ул Казанда яши, КНИТУ-КХТИда белем алган, хәзер синтетик каучук заводында бүлек мөдире вазыйфасын башкара. Буш вакытларында ашарга пешерергә ярата. Аның Инстаграмдагы аккаунтын 4285 кеше күзәтә. Блогына беренче рецептны 2017 елның 30 гыйнварында язган. “Ризыкның сыйфаты тәмләткечләр генә түгел! Ә аның барлык тәме – якты йөз вә нурлы караш” – дигән канатлы сүзләргә таянып эшли ул. Бүген күпләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып заказга төрле бизәлештәге пироглар, бәлеш, гөбәдия, чәк-чәкләр пешерә.

- Кулинария минем өчен хобби, үзе бер иҗат дисәм дә була. Элек ашарга пешерергә яратмый идем, рецептларны соңгы 2-3 ел да куя башлаганмындыр, бу үзеннән үзе шулай килеп чыкты, хәзер бик күп төрле ризыклар пешерә беләм, Аллаһка шөкер, уңалар, - дип сөйләде Гөлүсә.

 

Туры эфирга чыгып танылган Исмегөл апа

Соңгы вакытта Саба районы Иләбәр авылында гомер итүче Исмегөл апаның аккаунты популяр. Инстаграм челтәренә 13 июльдә генә теркәлсә дә, бүген аның тормышын 2 349 кеше күзәтә. #исмегульрецептлары хештэгы белән ул төрле тәм-томнар, кышка салатлар, камыр ризыклары рецептларын урнаштыра.

Исмегөл апа - җырчы Айгөл Бариеваның туганы, ягъни, әнисенең икенче буын туган сеңлесе. Туры эфирда алар бергәләп “Иләбәр дучмаклары”н пешерделәр, менә шуннан соң Исмөгел апа чын йолдызга әйләнде. Аның блогы башкаларныкыннан аерылып тора, ул гади телдә яза. 

- Миңа телефонны балалар алып кайтып бирде. Төрле социаль челтәрләргә теркәлдем, Инстаграмны зур кызыксыну белән күзәтеп бара идем. Үземнең фотосүрәтләр керткәнем булмады. Бер көнне безгә кунакка Айгөл сеңлем кайтты, “әйдә туры эфирга чыгыйк әле”? дип әйтә башлады миңа. Башта каршы килдем, ризалашмадым. Курыктым, ләкин соңыннан чыктык инде. Иң беренче сәбәпче – Айгөл, бу эшкә кереп китәргә ул этәргеч бирде. Бөтенесе дә үзем белгән рецептлар, әниемнән өйрәнеп калган серләрне башкаларга да өйрәтәм. Миңа 65 яшь, лаеклы ялда. Төрле эшләр дә эшләдем, пешекче һөнәрен үзләштермәдем. Пешерү сәләте әнидән күчте. Айгөлнең дәү әнисе, минем үземнең әнием бик тәмле, оста пешерәләр иде. Элек мондый рәхәт замана булмады, хәзер генә ул бар нәрсә дә кибеттә бар. Туйларга да әйбер пешереп азапланмыйлар, ресторанда гына үткәрәләр. Минем әнием авылда туй иткән кешеләргә өстәл әзерли, тәм-томнар пешерә иде. Без дә кул арасына кереп, эш белеп үстек. Гомумән, безнең гаилә пешерү эшен булдыра. Айгөлгә дә күзләр тимәсен, аның ризыклары телеңне йотарлык була.

Яшермим, өйрәнгәндә авыр булды. Фотосүрәтләр урнаштыру, история дигәннәренә кертү, язуларын урнаштыру... Аларны олы кызым өйрәтте, аның җәйге ялы иде. “Әни, Айгөл апа белән кереп киттең бу эшкә. Хәзер сине күпме кеше күзәтә, алга таба да рецептларынны кертеп бар. Бик тәмле пешерәсең, башкалар белән дә серләреңне бүлеш”? – диде кызым. Шуның кадәр дәрәҗәдә танылырмын дип башыма да китермәдем. Миңа ошап китте, актив тормыш алып барырга тырышам. Намаз укыйм, хәзер авыл мәчетендә дини укулар башлана, анда йөриячәкмен, - диде ул.

 

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

Фото: pixabay.com, instagram

https://intertat.tatar

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

saba-rt.ru

АШ-СУ КИҢӘШЛӘРЕ

  • Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана.

  • Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла.

  • Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.

  • Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр.

  • Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар.

  • Яңа бәрәңгене пычаксыз да әрчеп була. Юылган бәрәңгене пакетка салып, өстенә бер уч эре тоз сибегез. Пакетның авызын бәйләп берничә минут өстәлдә тәгәрәтегез.

  • Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.

  • Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.

  • Пилмән ябышмасын дисәң, шулпага чак кына үсемлек мае тамызырга була.

  • Шулпа тәмле булсын дисәң, итне салкын, ә ит сусыл булып пешсен өчен аны кайнап торган суга салырга кирәк.

  • Кузаклылар йомшаграк булып пешсен дисәң, аларны алдан суда тотарга мөмкин.

  • Бәрәңге боламыгына кайнар сөт кушыгыз, юкса ризыкның төсе ямьсезләнә.

  • Көчле утта йомырканың агы коры булып пешә. Сүлпән утта сарысы ката, агы йомшак кала.

  • Коймак камырына аз гына үсемлек мае кушсагыз, ул пешергәндә көймәс.

  • Арпа ярмасын майда кыздырып салсагыз, рассольник тәмлерәк булыр.

  • Керәнне төне буе салкын суга салып тотсагыз,угычтан яхшырак уылачак.

  • Яшь бәрәңгене яхшырак чистарсын өчен, 15-20 минут тозлы суда тоталар.

  • Ит шулпасына тозны пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шундук салалар

  • Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була.

  • Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар.

  • Катып киткән гәрчичне сөт яки сөт өсте белән сыекларга мөмкин.

  • Итне пешергәндә артык тозласагыз, кайнар килеш салкын каймакка салып торыгыз.

  • Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.

  • Сосиска суда түгел, ә парда пешергәндә яки кыздырып алганда тәмлерәк була

  • Кыздырганда ит табага ябышмасын өчен берничә кисәк кишер салыгыз.

  • Балыкның угычтан уылган сохари вагы яки он катнашмасында әвәләп кыздырсагыз, тәмлерәк булыр.

  • Кара карлыган компоты матуррак булсын өчен, катырак калынрак кабыклы җимеш алырга кирәк. Артык юка кабыклы карлыган кайнар суда шартлый һәм компотның төсе бозыла.

  • Ипи савытына бер кисәк алма куйсагыз ипи озаграк сакланыр.

  • Фрикаделька тәмлерәк булсын өчен, ит фаршына аз гына йомшак эремчек һәм 1-2 аш кашыгы вак итеп туралган яшел тәмләткечләр кушарга кирәк.

  • Салат хуш ислерәк булсын өчен, аңа лимон кабыгы салып торалар.

  • Керәннең әчесен киметү өчен әзерләр алдыннан кайнар су белән пешекләп алалар

  • Яшелчәләрне караңгыда сакларга кирәк. Яктыда алардагы каротин таркала башлый.

  • Кузгалак һәм кычытканны ашка азактан гына салырга кирәк. Кәстрүл капкачын япмыйча кайнатыгыз. Шул чакта алар матур яшел төсен саклап калыр.

  • Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен, миләшнең 1/5е кадәр алма яки 1кг җимешкә 2г исәбенннән лимон кислотасы кушалар. Иң элек миләшне кайнар суда 3-5 минут пешекләп алырга кирәк.

  • Камыр әйберсе пешергәндә, рецептта күрсәтелгән күләмдәге шикәрне бал белән алыштырырга мөмкин. Бал ачырак булганлыктан, аны шикәргә караганда 1/5 өлеш күбрәк алырга кирәк.

  • Сөтле ашта макарон начар пешә. Шуңа аны аерым савытта тозлы суда пешереп шулпага салу яхшырак.

  • петрушканы салкын суда түгел, ә җылымса суда юганда хуш ислерәк була.

  • Чөгендер пешкән су (тозлы булмаса) бүлмә гөлләре өчен бик яхшы ашлама.

  • Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен һәр 5-10 минут саен суына бер аш кашыгы салкын су өстәп торыгыз.

  • Кызыл чөгендерне тозлы суда пешермәгез. Югыйсә аның тәме бозыла

  • tulachi.ru

    Аш-су блогеры Рәфилә Шәмсетдиновадан рецепт: КАЙМАК ҺӘМ ЧИЯЛЕ ТАРТ!

    Дуслар! Ә сез ашарга пешерергә яратасызмы? Димәк, безнең яңа рубрика сезнең өчен. Биредә күпләргә таныш блогер, Instagram челтәрендә татарча популяр аш-су блогы алып баручы Рәфилә Шәмсетдинова сезне берсеннән-берсе тәмле рецептлар белән сөендерәчәк! Сез әзерме? Киттек!

    Каймак һәм чияле тарт


    Кызлар-егетләр! Хәзер җиләк-җимеш сезоны, бакчалар җиләк-җимешләрдән сыгылып тора. Әле җәйге ялларның тагын бер ае бар, күбегез әти-әниләрегез, якыннарыгыз янында. Бу сүзем бигрәк тә кызларга кагыла. Үзегезне, гаиләгезне җәйге тәмле җимешләрдән тәмлүшкә пешереп сөендерәсегез киләме? Хәзер мин сезгә бик җиңел, шул ук вакытта бик тәмле тарт рецепты өйрәтәм. “Эһ”, дигәнче пешереп куячаксыз!

    Тарт – француз кухнясы ризыгы, ачык пирог рәвешендә була. Классик тартның камырына тоз һәм шикәр комы гомумән салынмый, ә эчлеге җиләк-җимеш, балык, ит, яшелчәле булырга мөмкин. Классик тарттан аз гына читләшеп, каймак һәм чияле тарт әзерләп карыйк.

    Камыр әзерләү: 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 80 грамм ак май, 1 стакан он. Ак майны угычтан чыгарып, он белән яхшылап катыштырасы, шикәр комы, йомырка салып камыр ясыйсы. Камырны формага җәеп, эчлекне әзерләгәнче, 10-15 минутка суыткычка куеп торасы.

    Эчлек: 250 грамм каймак (сметан 20процентлы), 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, 1 грамм ванилинны бергә кушып, яхшылап туглыйсы. Хәзер пирог пешәсе формага камырны җәябез, әкрен генә кул белән җәйсәгез дә була. Аннан камыр өстенә каймаклы массаны агызасы. Өстенә төшеннән чистартылган чия тезеп чыгасы, якынча 200 грамм чия кирәк булыр. 180 градуста 30 минут чамасы, камыры кызгылт төскә кергәнче пешә, кисәкләргә суына төшкәч бүлергә.

    Ашларыгыз тәмле булсын!

     

    Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

    yalkyn.ru

    Тәмле чәй рецептлары

    Урамнан туңып кергәч, салкын кышкы кичләрне тәмле чәйләр эчеп уздырыгыз. Кайнар чәй якыннарыгыз белән әңгәмәне тагын да җылы итәр. Ә без сезгә берничә хуш исле чәй төнәтү ысулын тәкъдим итәбез.

    1. Лимон, имбирь һәм корицалы чәй
    Чәйнектә кара чәйне пешерегез, 2 чәй кашыгы вак итеп туралган имбирь, корица таягы салыгыз. 10 минут төнәткәннән соң лимон өстәгез. Теләгән кеше шикәр комы да сала ала.

    2. Әфлисун һәм бөтнекле чәй
    Яшел яки кара чәйне чәйнеккә салыгыз, әфлисун кабыгын турап өстәгез. 10-15 яфрак бөтнек тә кушыгыз. 10 минут төнәтегез. Әзер булгач әфлисунның долькаларын салсагыз да була.

    3. Карлыган яфрагыннан чәй
    Кайнар су өстенә кара яки яшел чәй салыгыз, 5-7 кипкән карлыган яфрагы өстәгез. Тагын өстеннән кайнар су белән пешереп алыгыз. 5-7 минут төнәтергә кирәк.

    4. Жасминлы чәй
    1:5 порция белән жасмин һәм чәйне болгатабыз. Өстенә кайнар су салып пешекләгәч, суны түгәбез. Яңадан кайнар су агызабыз. Монда 1 чынаякка 1 бал кашыгы жасминлы катнашма булырга тиеш. 5 минут төнәтәбез. Әзер!

    5. Роза белән чәй
    Роза чәчәгенең таҗларын киптерәбез. 1 бал кашыгы чәйгә 4-5 таҗны салып болгатабыз. Катнашманы өсте каплаулы банкада саклагыз, кирәк чакта алып пешерегез.

    5. Салкын облепиха чәе
    Облепиха һәм бөтнек яфракларын кайнар суга салабыз, 10-15 минут тотабыз. Яфракларны җыеп алып бал кушабыз. Суытыр өчен боз кубиклары салып бирелә. Әлегә чәй салкын килеш бик тәмле, шуңа суытып эчелә.
    Чәйләрегез тәмле булсын!

    http://sabantuytatar.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

    saby-rt.ru

    Аш-су остасы Гөлназ Фәррахова

    Элек торт пешерүче осталары авылга түгел, районга берәү була иде. Заманалар үзгәрде. Хәзер теләге булган һәркем күңеленә яткан шөгыль белән мавыга – бәйли, чигә, пешерә-төшерә... Әмәкәй авылы халкы да торт пешерүчеләргә бай.

    Элек торт пешерүче осталары авылга түгел, районга берәү була иде. Заманалар үзгәрде. Хәзер теләге булган һәркем күңеленә яткан шөгыль белән мавыга – бәйли, чигә, пешерә-төшерә... Әмәкәй авылы халкы да торт пешерүчеләргә бай. Шуларның берсе – Гөлназ Фәррахова. Аның камыр белән сөйләшкәнен ишетеп шаккаткан идем. Бактың исә, камырның да үз теле, үз йөзе бар икән. Гөлназ хәтта, иелеп аның сулышын тоям, ди. “В контакте” социаль челтәрендәге шәхси битенә керсәң, уңган хуҗабикәнең эшләрен күреп, гаҗәпкә каласың! Берсен-берсе кабатламаган төрле формадагы һәм зурлыктагы тортлар, колак ишетмәгән, күз күрмәгән кондитер эшләнмәләре, кышка әзерләнгән яшелчә-җимеш банкалары, кайнатмалар, тутырмалар, төрле эшләнмәләр... Юк кына бәйрәм өчен дә табынны туй өстәле кебек әзерләп куя. Ризыкларының фоторәсемен урнаштырып кына калмый, аларны әзерләү серләре белән дә уртаклаша ул. (Гөлназ газетабызның “Аш-су” рубрикасына да еш кына рецептлар юллый). Аның фотоларына карасаң, шаккатасың. Әле чиләк-чиләк җиләген, чиясен җыйган булыр. Әле гөмбәсен... Юк кына бәйрәм өчен дә табынны туй өстәле кебек әзерләп куя. (Гөлназ газетабызның “Аш-су” рубрикасына да еш кына рецептлар юллый).

    – Авыл җирендә эш сайланып утырып булмый бит инде. Фермада сыер саудым. Сәламәтлек тә какшады, акчасы да мактана торган түгел. Болай булмый икән, үз эшеңне булдыру кулай дигән фикергә килдем. Ихатабызда күпләп мал асрыйбыз, үзеңнеке үзеңә бит инде. Тәрбия күргән малның ите дә икенче була. Аннан соң торт пешерергә сорап килүчеләр дә күп хәзер. Кемдер никахка, кемдер туйга үзенчәлекле торт ясата. Сөйгәннәрен сөендерергә теләп, юк сәбәпне бар итәргә теләп тә мөрәҗәгать итәләр, – ди Гөлназ.

    Иң беренче пешергән ризыкларын дусларына, туган-тумачаларына бәйрәмнәргә күчтәнәч итеп алып бара ул. Ризыкларын татучылар аңа заказлар бирә башлый. Бу эш белән кызыксынуы арта бара, төрле идеяләр белән баетып, кешеләр теләгәнчә бизәп, тортлар ясарга керешә Гөлназ.

    – Гөлназның мавыгуы барыбызга да “йокты”. Мин – аның төп эксперты. Нигә болай, нигә тегеләй дип бимазалап бетергән вакытларым да була. Минем киңәшләрне дә тота күп вакыт. Аннары эшләгән саен остара, камилләшә бара Гөлназ, – ди тормыш иптәше Роберт абый.

    Гөлназга аш-суга осталык әбисе Мөсәббихадан килгән. Бик тәмле итеп кош теле пешерә торган булган ул. Әнисе Суфия апа да ризыкны төрләндереп торырга, төрле камыр ризыклары пешерергә ярата. Шулай булгач, Гөлназдагы уңганлык табигый да кебек. Фәрраховлар ике балага гомер бүләк иткән. Алар бүген югары уку йортларында белем ала.

    – Авылдан кунакка кайтып килгәнебезне бөтен дуслар зарыгып көтеп ала. Чөнки әниебез сумка тутырып өчпочмак, көлчә, төрле эчлекле пирожкилар, тагын әллә нинди тәмле камыр ризыклары әзерләп җибәрә. Биш-алты төрле әйбер пешермичә калмый ул. Кечкенәдән тәмле ашап кына үстек. Әниебез бит безнең иренми. Җитезлеге, өлгерлеге белән күпләргә үрнәк ул, – ди балалары.

    Әмәкәй халкы гына түгел, район үзәгеннән, чит районнардан да заказга торт пешертәләр Гөлназга. Төне буе камыр белән мәш килеп чыккан вакытлары да була икән. Сорап килән кешене бервакытта да борып җибәрми. Әниләр көне уңаеннан “В контакте” социаль челтәрдә бәйге үткәреп, җиңүчегә зур торт эләккән иде. Мондый бәйгеләрне алга таба да үткәрергә уйлый райондашыбыз.

    – Чәкчәге дә, бәлеше дә, өчпочмак һәм тәбикмәкләре дә күпереп пешә Гөлназның. Оста итеп бәйләмен дә бәйли, актив, тиктормас, җор телле үзе! Уйлаганын ахырына җиткерми калмый. Кайвакытта төнлә өендә ут күреп шалтыратсам “И әнием, уйланып ятам әле, эшем төгәлләнмәде. Тортны үзенчәлекле итеп ничегрәк бизәргә икән?” дип җавап бирә. Кеше хәзер бик таләпчән бит. Барысына да ярап бетеп тә булмый. Ләкин эшеңне яратып эшләсәң, синең хезмәт, һичшиксез, бәяләнми калмый, – ди әнисе Суфия апа.

    ...Кафе, ашханәләр яныннан узганда борыннарны кытыклаган тәмле камыр исе бер генә кешене дә битараф калдырмыйдыр. Гомумән, камыр ашларын яратмаган кеше бар микән ул?! Гөлназ Фәрраховаларның ихаталарына якын килү белән борынны әнә шул тәмле ис кытыклый... Тизрәк өйгә узасы, шул ризыкларны татып карыйсы килә!

    Лилия Шәймиева.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

    muslumirc.ru

    Яшәеш - Татышлинский вестник (Татарская версия)

    “Без би-и-ик тырыштык!” дигәннәр италиялеләр

    03.04.2020 13:50 Русия вирусологы Александр Семенов әлеге вакытта Италиядә – коронавирус пандемиясе вакытында урындагы табибларга ярдәм итә. Италиялеләр үзенчәлекле халык бит инде – алар рәхмәт йөзеннән урыс коллегаларына... борщ пешергәннәр.

    Күрдем егете, Әлмәт театры артисты Илшат Агиев вафат

    Шушы көннәрдә Әлмәт татар дәүләт драма театры зур югалту кичерде – җыр-моңга гашыйк артист Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды. Аңа нибары 28 яшь иде. 

    Коронавирустан үлгән Раил Зарипов табутта җирләнәчәк

     Ырымбурда Байтуган" ширкәтен җитәкләгән Раил Зарипов, Испаниядән кайткач, коронавирус йогышы белән авырып китеп вафат булган. Табиблар чир таралмасын өчен аны табутта җирләүне таләп итә. 

    Уфага юллар ябылмаячак!

    Ялган хәбәрләргә ышанмагыз! Бүген республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән брифингта халыктан коронавируска кагылышлы килгән бик күп сорауларга җавап бирде белгечләр.

    Башкортстанда коронавируслы пациент дәваханәдә видео төшергән

    Башкортстанда коронавирус белән чирләүче дүрт кешенең берсе – Дүртөйледән Ләйсән Хакова кичә, ягъни 26 мартта Уфаның инфекция дәваханәсендә видео төшергән. Аны ул социаль челтәрләргә салган.

    Гадәти вируслар да бирешми

    Башкортстанда грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре белән 30 788 кеше чирләгән, шул исәптән 18 711 бала.

    Үсемлекләр безне ишетәме?

    Яз җитү белән авыл кешеләре өчен бакча эшләре башлана, җир эшкәртү, чәчү, утырту эшләре каршыбызда тора. Менә шушы уңышның бәрәкәте булуы, аларны чәчкәндә дога белән (Бисмиллә) белән башлау һәм гомумән чәчкәндә генә түгел үсемлекләр үскәндә дә, алар янында эшләгән вакытта дога кылу, Коръән уку яки һич булмаса яхшы сүзләр генә сөйләү бик нык тәэсир итә икән алачак уңышка һәм инде аның бәрәкатенә.

    Аштан соң нинди дога укыла?

    Ашка, һичшиксез, “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип башларга һәм ошбу доганы укырга кирәк:

    «Кешене ничек дәваларга икәнен яшел җан ияләре өйрәтә»

    Үзе әйтүенчә, ул инде үлгән булган. Аннары, «Ясин» чыгарга дип җыелганнарның өннәрен алып, бернәрсә булмагандай торып утырган. Шулай җиде тапкыр үлеп терелгән. Шуннан соң үзендә сәләт барлыгын ачыклаган – кешеләрне «уку», аларны төрле чирләрдән дәвалый алу, киләчәкне күрү сәләте. Бүген Саба районында яшәүче Рәшит абый Минаповның исеме бик күпләргә таныш.

    Попутка

    Үз гомерендә барасы җиренә попуткага (очраклы транспортка) утырып йөрмәгән кеше бар микән?! Булса да, сирәктер. Чөнки кайвакыт бик ашыгыч кына эш килеп чыга, ә тиешле урынга бару өчен кул астында бер транспорт булмый. Үзеңнән-үзең, берәр очраклы танышың эләктереп алып китмәсме, дигән өмет белән юл чатына чыгып басасың. Ярый ла хәзер такси хезмәте гөрләп чәчәк атты. Элек бит алары да санаулы гына, булса да олы шәһәрләрдә генә иде. Ләкин ул вакытларның бер плюсы: шәһәр арасында ярты сәгать саен «кольцо»лар (ягъни, шәһәрне көненә әллә ничә кат ураучы автобуслар) йөреп тора иде. Бүген инде аларын да бетереп баралар. Ә авыл кешесе өчен инде әлеге дә баягы шул «попутка» кала.

    Ә син кайда, ата булыр кеше?

    «Минем әти очучы. Ул зууур самолетта эшли. Ерак илләргә оча. Аның диңгезне дә, океаннарны да күргәне бар, хәтта жирафны да! Шуңа да ул өйгә сирәк кайта. Дөресрәге, кайтмый, күчтәнәчләрен генә җибәрә, акча гына сала. Башка әтиләр кебек түгел шул, минем әтиемнең эше нык-нык күп. Бер кайткач, мин сезгә аны күрсәтермен әле. Бәлки ул безне самолетына да утыртып очыртып килер. Мин сезнең берегезне дә калдырмам. Әгәр ул кайтса...»

    Авызның йозагы бармы?

    Сөйләшүнең өч алтын кагыйдәсе:

    1.Ни сөйләгәнеңне уйлап сөйлә.

    2.Уйламаганны сөйләмә.

    3.Уеңа килгән һәр нәрсәне сөйләмә.

    Кешегә ярарга тырышсагыз – берәүгә дә ярамассыз

    «Сөембикә» журналыннан тәкәбберлек турында язма укыдым. Шуннан бирле уйланып йөрим. Нәрсә эшләсәм дә: «Ә бу тәкәбберлек түгелме икән?» – дим. Болай уйлау – һәр адымыңа «тәкәбберлек булмасмы соң» дип карау кайбер вакыт кешене үз-үзен түбәнсетергә дә этәрмиме икән?  

    Изге ай якынлаша

    Изге Рамазан ае якынлаша. Аңа кагылышлы кайбер сорауларга җаваплар китерик.

    Уртак максатлар белән

    Кодаш авыл Советы биләмәсе Кодаш, Әрибаш, Кәрдәвеш, I-Яңавыл, Яңа Ирәкте авылларын берләштерә. Соңгы елларда авыл җирлекләренә дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә, районыбыз җитәкчелеге дә һәрвакыт үз игътибарында тота.

    Синоптиклар фаразы: Россиялеләрне «кура җиләге» җәе көтә

    Синоптиклар фаразы: Россиялеләрне «кура җиләге» җәе көтә Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28398

    Кредитка туй үткәрү дөрес гамәлме?

    Күптән түгел бер танышларыбызның кызы кияүгә чыкты. Туй үткәрер өчен әти-әнисе банктан бурычка 300 мең сум акча алган. "Бөтен чыгымнарны санаганда, ике яктан җәмгысе 650 мең сум китте", - ди алар. Бу кадәр бурычка батып туй үткәрү дөрес гамәлме - дин моңа ничек карый?

    Кызын үлемнән коткарам дип йортсыз калган

    Зәки абый баласын яман шеш авыруыннан савыктыру өчен кредитлар алган, йортыз калган, урамда хәер эстәргә мәҗбүр булган. Әмма...

    Тормышка зарланмадым

    Бала көткәндә һәр ата-ана баланы бәхете белән тусын, дип тели. Гыйлмениса һәм Галимҗан гаиләсендә туган Җәннәт тә шундый изге теләкләр белән дөньяга килә.

    ЭЙ ЧАБАБЫЗ… Эй чабабыз…

    26 нчы февральдә бик оригиналь халыкара бәйрәм үткәрелә – Салмаклык, Акрынлык бәйрәме.  Ишеткәнегез бар идеме?

    tatvestnik-t.rbsmi.ru

    Сәламәтлек - Татышлинский вестник (Татарская версия)

    Республиканың төп дәваханәсе ябылды

    Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, чаралар яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле

    Узган тәүлектә коронавирустан үлүчеләр саны рекордка җитте

     Бу хакта яңа коронавирус авыруы таралуын кисәтү буенча оператив штаб хәбәр итә

    Без ярдәмгә килергә әзер

    Районда 14 көнгә сузылган карантин режимында калучы гражданнарны барлау,  махсус режимны бозмауларын тикшерү, кирәк булган очракта тиешле  ярдәм күрсәтү буенча нинди эш алып барыла?  Бу сорауларга «Гаилә» төньяк районара үзәге директоры Илүс Исламов аңлатма бирде:

    Вахтачыны поезддан туры дәваханәгә алып киткәннәр

    Чире дөресләнсә, поезддагы йөздән артык кешегә куркыныч яный.

    Башкортстанда 2 апрельдә Инҗәр станциясендәге поезд пассажиры, хәле начар һәм температурасы +37,8 градус булу сәбәпле, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

    Картларның аягы ник кәкре?

    Игътибар иткәнегез бардыр: яшь чакта туры булган аяклар да, кеше картаюга, “тәгәрмәчкә” әверелергә мөмкин...

    Лекциянең темасы - "Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында тормыш".

    Бүген, 31 мартта, 15.00 сәгатьтә "Гражданнар университеты"нда "Бердәм Русия" онлайн-лекториеның коронавирусны профилактикалауның актуаль проблемалары буенча чираттагы эфиры узачак.

    Коронавирус принцессаны да аямады

    Испаниядә король Филипп VIның туганнан туган апасы Европаның монархия гаиләләре вәкилләре арасында пандемиянең беренче корбаны булды.

    Коронавирус нинди температурада тиз үрчи?

    Гонконг галимнәре коронавирус нинди температурада тиз үрчи икәнлеген ачыклаган.

     

    Салкын тисә, халык медицинасы ярдәмгә килер.

    Ниһаять, язга да аяк бастык. Ни кызганыч,  томау төшү, вируслар йоктыру, ютәл нәкъ шушы чорда үзен сиздерә башлый да инде. Алардан халык медицинасында булган рецептлар ярдәмгә килер.

    Песиләр коронавирус тарата аламы?

    “Йорт хайваннары инфекция таратучы була аламы?” дигән сорау бик күпләрне борчый. БР Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирусның йорт хайваннары арасында таралуы турындагы имеш-мимешне кире кактылар.

    Кул биреп күрешү тыела

    Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә коронавирус инфекциясе таралган вакытта кул биреп күрешүне туктатып торуны тәкъдим итте. Пандемия чорында  бөтен дөньяда әлеге сәламләү формасыннан баш тарталар.

    Уфада стационарларның профильләрен инфекцион госпитальләргә үзгәртү эше бара.

    Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, иң тәү чиратта 4 санлы инфекция клиник дәваханәсенең (госпиталь), 18 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең (провизор госпитале), 10 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең (инфекцион дәваханә), 5 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең (изолятор), Дим районының шәһәр клиник дәваханәсенең (госпиталь) профильләре үзгәртелә.

    Русиядә коронавирустан 7 кеше үлгән

    Мәскәүдә коронавирус инфекциясеннән тагы бер пациент үлгән - пневмония белән чирләгән 69 яшьлек хатынның гомере өзелгән.

    Коронавирус белән авыручылар янында эшләүче табибларга өстәмә түләүләр булдырылачак

    Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус белән авыручы кешеләр белән эш итүче медицина персоналына стимуллаштыру түләүләрен билгеләү турында указга кул куйды.

    Моның серен пешекчесе ачкан.

    Ни өчен королева Елизавета II картлыкка бирешми?

    Канәфер нәрсәдән файдалы

    Канәфернең тәэсире: 

    1. бактерияләргә каршы тора; 

    2. эчәктәге суалчаннарны (глисталарны) куа; 

    3.гөмбә авыруын дәвалый; 

    4. авыртуны баса; 

    5. спазмаларны киметә; 

    6. җәрәхәтләрне төзәтә; 

    7. эч күбүне бетерә; 

    8. канцероген матдәләргә каршы тора. 

    Чисталык – иманның яртысы

    Пакьлек турында сүз барганда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең “Чисталык – иманның яртысы” дигән сүзләрен искә төшермәү һич мөмкин түгел.

    “Чисталыкның җиде төрле кагыйдәсе:

    Коронавирус безгә дә килеп җитте...

    Башкортстанда коронавирус белән авыручылар теркәлгән.

    Бала гаеплеме?

    #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты
    #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан

    Ачу чыгу магний җитмәүгә бәйле

    Соңгы араларда йокыгыз качты, тормыштагы вак-төяккә дә ачуыгыз чыга. Организмга магний җитмәү сәбәпле шулай булырга мөмкин. Әгәр магний җитми икән, остеопороз чире дә озак көттермәс.

    tatvestnik-t.rbsmi.ru


    Смотрите также